САВЫЛУ ф. йөкл. юн. 1) к. саву

2) күч. Әкрен генә, аз-азлап кая да булса керү яки кайдандыр чыгу. [Пароходтан] Савылып халык чыгарга тотынды. А.Гыйләҗев. Вакыт, бармаклар арасыннан савылган ком бөртекләредәй, кешегә үч иткән сыман, туктаусыз ага да ага бирә. Ф.Әһлиуллина. Төтен савылып торбага керә // Булган урыннан шома гына шуып төшү. Хәйрүш савылып һавага күтәрелгәнен тойды. Аттан аерылды... Р.Зәйдулла

Савылып килү Күптәннән савылу. Ял йортына дип алынган гарнитурның теге җитәкче квартирына кереп утыруын каян белгән диген дә, ун мең сыер урынына күп еллар буе егерме мең сыер савылып килүен кемнән ишеткән диген!.. Ф.Баттал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә