САВЫКТЫРУ ф. 1. 1) йөкл. юн. к. савыгу// Сау хәлгә кайтару. Анасы да, атасы да бөтен көчләрен куеп, улларын тизрәк савыктырырга тырыштылар. Ә.Фәйзи. Ямьсезләрне чибәрли, азгыннарны йөгәнли, симезне ябыктыра, тилене савыктыра, исерекне айныта, хәерчене баета!.. М.Кәбиров 2) күч. кит. Яхшырту, нормальләштерү (мөнәсәбәт, хәл, шартларны). Дәүләтара мөнәсәбәтләрне савыктыру 2. и. мәгъ. Сәламәтләндерү. Бу, үз чиратында, шешләрне иртә стадиядә ачыклау мөмкинлеге, элек үлемгә дучар булган авыруларны савыктыру мөмкинлеге бирде. Кызыл таң Савыктыра төшү Тагын бераз савыктыру Савыктырып бетерү Тәмам сәламәт хәлгә китерү |