САВЫГУ ф. 1. 1) Кабат сау хәлгә кайту, авырудан туктау, сәламәтләнү. [Карчык:] Каны чыкмаган. Бозык каны эчтә җыелып калган. Шул чыкмыйча савыкмас. Н.Фәттах. – [Санаторийдан] Савыгып кайт, Дилә! – Савыгырга иде дә, Идрис, ничек булыр. А.Гыйләҗев. Галимә кайгыдан бетерешкән иде, балага җылымны күргәч савыкты. Н.Гыйматдинова 2) Ял итеп, спорт белән шөгыльләнеп һ.б.ш. элеккедән дә ныграк сәламәтләнү. Курорттан савыгып кайту 2. и. мәгъ. Чөнки бу – чир галәмәте түгел, савыгу билгесе иде. А.Тимергалин. Савыгу чоры Савыга бару Торган саен савыгу Савыга башлау Савыгырга тотыну. Кадрия гүя Фәргатькә көч өсти, ул әкияттәгечә ел савыгасын ай савыга башлый. Ватаным Татарстан Савыга төшү Тагын бераз савыгу, сәламәтләнү. Тик саташу һәм истән язулардан бөтенләй арынып савыга төшкәндә, ул инде таш калада, врачлар карамагында дәвалана иде. Г.Бәширов Савыгып бетү Тәмам савыгу, чирләрдән арыну. Авылга кайтканнан соң, Мәүлетдин дүрт елдан артыбрак киткән вакыт эчендә тулысынча савыгып бетә алмады. З.Зәйнуллин. Врачлар авылга тәмам савыгып бетәргә җибәрәләр. Р.Ишморатова Савыгып җитү Тәмам савыгу. Кыш җитте, шәкертебез һаман савыгып җитә алмый. Ш.Камал. Карале, сылукай, син әлегә савыгып җитмәгән. Ш.Фәрхетдин. Савыгып җитү өчен, авылыгызга кайтаралар үзеңне. Р.Ишморатова Савыгып килү Инде савыга башлау Савыгып китү Соңгы вакытта савыгу |