САВУ I ф. 1) Имчәкне бер кысып, бер бушатып тарта-тарта, сөтне сыгып агызып чыгару. Күреп алды, дөресрәге, күзенә чагылды: ниндидер ишегалдында гун хатыны бия сава. М.Хәбибуллин. Шулай да ул тәлинкәне үз кулы белән тотып эчте, Гарифәгә күп итеп рәхмәт әйтте, тирләп бер йокласам, иртәгә, Алла боерса, аякка басармын, диде, тик бүген инде көтү кайткач, кәҗәсен савып, сөтен баз өстенә генә куярга кушты. Ә.Еники 2) Имчәк саугандагы кебегрәк хәрәкәтләр ясап, үзеңә таба тарта-тарта чыгарып, җыеп тору (җеп, эчәк кебек нәрсәне). [Кармагына эре балык эләккән балыкчы үзенең иптәшенә] кармак сабын сузды: – Тот, төшеп савып алам. Казан утлары. Әгәр дә без татар тел гыйлеменең җеп очын эзли китсәк, җепне сава-сава, Каюм Насыйрига барып чыгачакбыз. X.Сарьян. Ибрай Зәкуанов сарык суйган, аны лапас өрлегенә бәйләгән тияккә асып тунаган, күгелҗем миләүшә төсендәге эчәкләрен озынча тагаракка савып төшергән ---. Ә.Гаффар 3) Кан тамырларыннан чыгып, организмның берәр өлешендә җыелу (кан тур.). Зиннәтнең күзен сугып чыгара язды [фашист]. Күз төбенә шунда ук кан савып шешеп чыкты. Ш.Маннур. Әти миңа күзлек өстеннән сәерсенеп карый. Кан сауган күзләре бөтенләй кечерәеп калган. Р.Зәйдулла. Баш миенә кан саву 4) күч. сөйл. Берәр кешене яки урынны җиңел табыш чыганагы итеп файдалану, аннан табыш-файда алып тору. [Галләм хаҗи – Сәүбәнгә:] Бераз савып чыгып булмасмы дип килгәнсеңдер. Ф.Хөсни. [Мәликә – иренә:] Ул кәнтәе синең тирәдә чытлана икән әле. Кесәңне саварга тели торгандыр. А.Шамов. Берни дә бирмичә, безне тагы күпме саумакчы булалар икән? Татарстан яшьләре 5) күч. Авыр хисләр тудыру, бертуктаусыз газаплау, әрнетү. Ә... йөрәгемне нидер сава, өзлексез авырттырып сава. Ә.Еники Сава башлау Саварга тотыну; саву эшенә керешү. Гөлчирәсе, мәктәптән чыгу белән, фермада сыер сава башлады, ә Гыйззәтҗанны үзең беләсең... Г.Мөхәммәтшин. Җаныем да әллә кая үрелмәде, колхозда сыер сава башлады. И.Салахов Савып алу Хайванның җиленендәге сөтне тулысынча савып бетерү. Савып алгач, бия сөтен гөбедә күпме пешекләүнең дә әһәмияте бар, диләр. Ә.Еники. – Тәгәнәем, түгәнәем, – дип, йомшак сүзләр әйтеп, сөтен савып алды да анысын да казанга салып кайнатты. Г.Ахунов Савып тору Хәзерге моментта яки һәрвакыт, даимән саву. Аңардан чак кына уңдарак башына ак яулык ураган, өстенә әдрәс камзул кигән бичә, чүгәләп, муенына озын корык салган ап-ак бияне савып тора. Ә.Еники |