САВАПЛЫ с. дини 1) Савап казандыра торган (эш, гамәл һ.б.ш. тур.). Ул баланы укытып, кеше итә алсам, Аллаһым каршында бер саваплы эшем булырые, дип уйлыйм. Г.Галиева. Саваплы юлга чыккансыз, карендәш! А.Хәлим. Анысы, зур түткәй, мин әйтәм, ирләр муенына муенчак салу бөтен кызларның, тол хатыннарның иң беренче хыялы инде, аннан да саваплы эш юк инде, мин әйтәм. Г.Мөхәммәтшин 2) Нинди дә булса игелек кылып савап алуга ирешүче (кеше тур.). – Бәхетле кешеләр, – дип уйланды Җәгъфәр, – ниндидер казакъ бае саваплы булсын өчен түгел, үз бәхетләре өчен, үзләренең хәләл акчаларына укырга баралар. А.Расих |