САВАП и. гар. дини 1. Нинди дә булса игелекле эш-гамәлләр өчен Аллаһ тарафыннан киләчәк әҗер. Йөргән аякларыңа җиңеллек, үзеңә күп-күп саваплар иңдерсен бер Аллам. Г.Галиева. Мин, ичмасам, авылның ярлы-ябагаен туендырам, алдагы гомеремә савап эшлим. Ф.Дәүләтбаев 2. с. мәгъ. Саваплы (1 мәгъ.). Үзем дә бик яхшы беләм хаҗга бару савап эш икәнен. Ш.Мөхәммәдев |