САБЫШУ ф. юн. килеш форм. 1) Исемнәрдән соң: шул халәт тәэсиренә бирелү; салышу. Аннан аерылгач, ул кайгыга сабышты. Н.Фәттах. Әмма эчтән әрни, борчыла, өзгәләнә, бәгъзе берләре чиргә сабыша хәтта. С.Поварисов. Фаҗига, эчүгә сабышу шунда башлана. М.Хәбибуллин

2) Сыйфатлардан һәм -ган, -мыш формаларыннан соң: шулай кылану, юри эшләү; салышу. Ләкин ул бу хакта, ичмасам, бер тапкыр да бер сүз дә әйтмәде, күрсә дә, карчыкны күрмәмешкә сабышты. М.Хәбибуллин. Әллә бармаскамы, баш тартыргамы, чирлегә сабышыргамы дип, кат-кат үлчәп, исәпләп карады [Әскәр]. А.Гыйләҗев. Авыруга сабышкан булып, [Тукай] аларны кабул итми. Р.Зәйдулла

Сабышып китү Соңгы вакытта яки кинәт сабышу. Гыйшкымнан авыруга сабышып китмәсәм ярар иде. Ф.Әмирхан

Сабышып тору Гел, һәрвакыт сабышу. Хәер, җүләр булмаса, Сәлим хан бу хакта белергә тиеш иде кебек, ә ул гел белмәмешкә сабышып тора. М.Хәбибуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә