САБЫРСЫЗЛАНУ ф. Түземсезләнү, сабырсыз кылану, сабырлыкны югалту. Яңа көн туган саен, әнә шул сөенечкә якынлашкан кебек сабырсызланасың. И.Салахов. – Шуннан, шуннан? – дип сабырсызланалар шәкертләр. Г.Ахунов. Бу юлы мин алай ук сабырсызланмыйм үзе. Г.Галиева

Сабырсызлана бару Торган саен ныграк сабырсызлану. Дилбәр минутлар үткән саен сабырсызлана барды. К.Тимбикова

Сабырсызлана башлау Сабырсызланырга тотыну. Тик бу ябылу бик озакка сузылгач кына, сабырсызлана башладым. Г.Бәширов

Сабырсызлана төшү Бераз сабырсызлану. – Резидә дә ә-ә-ә итә, – дидем мин, сабырсызлана төшеп. Ф.Шәфигуллин

Сабырсызланып алу Кыска бер вакытка сабырлыкны югалту

Сабырсызланып китү Соңгы вакытта сабырсызлану



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә