САБЫРСЫЗ с. Сабырлыгы булмаган, сабырлык күрсәтмәгән. Бу – сабырсыз хайван иде, пошкырып, дулап китәргә теләде. Г.Ибраһимов. Сабырсыз шул хәзер хатыннар да, тиз арада гына ирне, бөгәрләп, олтан астына тыгуны кулайрак күрәләр. Р.Зәйдулла

2) Сабырсызлыкны чагылдыра торган (караш, мөгамәлә һ.б.ш. тур.). Күзләре рәхәт йомыла башлаганда гына, Ләйлә, Моратовның сабырсыз күз карашын тоеп, дерт итеп тагын уянып китә. А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә