САБЫРЛЫК и. 1) Сабыр булу сыйфаты. Ни генә булмасын, күпне күргән, күпкә түзгән, сабырлыкның чын бәһасен белгән авыл баласы шул ул. Г.Галиева 2) Сабыр кешегә хас сыйфатлар, тотнаклык, түземлек. Акъәби, күңеленә ни генә килсә дә, сабырлыкка өйрәнгән гадәте буенча артык борчылмыйча, шомланмыйча, тыныч кына ята бирде. Ә.Еники. Ике сәгать буе көтәргә ничек сабырлыгы җиткән диген. Л.Шафикова ◊ Сабырлыгы төкәнү к. сабыр савыты тулу. Шәмсениса абыстай ярты сәгать көтте, бер сәгать – көндәше юк. Сабырлыгы төкәнеп, тагын түбән өйгә төште. Г.Ахунов |