САБЫРЛАНУ ф. Сабыр кешегә әйләнү; күңел тынычлану. Салкын сулар эчеп кенә Йөрәгем сабырлана. Җыр. Ул моңарчы без белгән Имәли түгел иде инде. Җитдиләнде, сабырланды, хәрәкәтләре дә, теле дә шомара төшкән кебек булды. М.Әмир. Ләкин ул соңгы елларда сабырланды кебек, тәүге ашкыну юк, гүя дала буйлап чапкан-чапкан да, теләгән кешесен табып, тынычланып калган иде. М.Хәбибуллин // Сабыр кыяфәткә керү. Сәгатьләр буе суга карап утырсаң да сабырланасың. Н.Гыйматдинова

Сабырлана бару Торган саен ныграк сабырлану. Рәкыйп исә аның саен сабырлана барды, читкә карап тыныч кына көтеп торды ---. А.Гыйләҗев

Сабырлана төшү Элеккегә караганда тагын бераз сабырлану. – Анысы шулай, – диде Нәбиулла, бераз сабырлана төшеп. А.Гыйләҗев. Моның шулай булачагына инанган Мөхәммәтҗан, сабырлана төшеп, чит ил музыкасы агылган кибет янындагы эскәмиягә таба атлады. А.Әхмәтгалиева

Сабырланып калу Ниндидер вакыйгадан соң сабырлану. Күк җиһаны бәбидән арынганнан соң сабырланып калган акыллы хатынга охшый иде. Н.Гыйматдинова

Сабырланып китү Соңгы вакытта сабырлану; сизелерлек сабырлану. Атилла хан почмакта сәке күрде, барып утырды, кымыз сорап алды, агач касәне бармак очларына утыртып, күтәреп эчеп куйды һәм шуннан кинәт кенә сабырланып китте. М.Хәбибуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә