САБЫР I с. гар. 1. 1) Түзем һәм тыныч холыклы; ашыкмаучан, ашкынмаучан. Зәкия япь-яшь булса да, бик сак, сабыр кыз булып чыкты. Г.Галиева. Шулай да хат ташучы Хәдичә апалары сабыр кеше иде. Р.Мөхәммәдиев. Элек тыныч иде, сабыр иде [Хәлимнең әнисе], йортка килен кергәч, холкы үзгәрде дә куйды, Ходайның хикмәте. Р.Зәйдулла 2) Сабырлыкны чагылдыра торган (рухи хәл, мөгамәлә һ.б.ш. тур.). Тап төшмәсен сезнең нурлы, Сабыр йөзләргә. Х.Туфан. Менә шушы ягымлы, сабыр тавыш мине тәшвишләнүдән уятты, һәм мин Галимҗан аганың сорауларын хәтерләдем. И.Салахов. Кайчан күрде соң ул сабыр, моңсу карашлы соры күзләрне? Р.Зәйдулла 2. рәв. мәгъ. 1) Сабырлык белән. Олуг каһин сорау бирүчегә сабыр гына җавап бирде. М.Хәбибуллин. – Мондый нәтиҗә ясарга һич урын юк әле, Габдулла, – диде Хөсәен сабыр гына. А.Расих 2) Үз-үзен кулда тота алып, түземлелек саклап. Ияләшер өчен, шактый вакыт кирәк булды. Комсызланмады ул. Сабыр тотты үзен. С.Поварисов. Ул баскычтан салмак адымнары белән сабыр гына төште дә иң кара күренгән тыкрык ягына юл алды. К.Тимбикова 3. и. мәгъ. Сабырлык. Мин үз-үземә инде бөтен сабырымны җуям шикелле тоела башлады. Ф.Әмирхан. Җитәр, йөрәк, сабыр кирәк, Ташла януларыңны. Х.Туфан. Тик торырлык, тукталып көтәрлек сабыры калмаган иде инде аның. К.Тимбикова ◊ Сабыр казаны шартлау к. сабыры төкәнү. Буржуйларның шартлады сабыр казаны. Г.Камал. Сабыр канаты сыну к. сабыры төкәнү. Ялгыз торып, тәкатем корыды. Сабыр канатларым сынды. Гомер буе ялгыз ябалак булып интегәсем килми. А.Гыйләҗев. Иртәгә бюро дигән көнне Шәяхмәтнең сабыр канаты сынды. М.Мәһдиев. Сабыр касәсе тулып ташу к. сабыры төкәнү. Инде буаз танасы да эт авызына эләккәч, хуҗаның сабыр касәсе тулып ташты. Н.Гыйматдинова. Сабыр күле кибү к. сабыры төкәнү. Сабыр күлем кибеп, үзебезнең тыкрыкка менсәм, Илгизәр сыерларның ике мөгезенә дә асылынган, күзләрен елтыратып мине көтә икән. Н.Гыйматдинова. Сабыры сабыннан ычкыну к. сабыры төкәнү. Шәңгәрәйнең мондый җавабыннан соң, картның да сабыры сабыннан ычкынды, Габделкадыйр бабагыз таягы белән идәнгә төрткәли башлады. И.Гази. Сабыр савыты тулу (ташу) к. сабыры төкәнү. Бүген ул эчендә яшәгән тормышның артык тарлыгын, артык кысанлыгын бигрәк ачык тойды: шул гади вакыйга сабыр савытын ташыттырды. Г.Ибраһимов. Син бит Сылубикәне дә, авылда иң сабыр хатын, дия идең. Аның да сабыр савыты тулып ашкандыр, җанашым. Г.Галиева. Мәрьямбикәнең сабыр савыты тәмам тулды, аның үз-үзе белән әңгәмәсен сүзсез үкерү алыштырды. А.Әхмәтгалиева. Сабыры төкәнү Түземлеге, сабырлыгы бетү. Гомеремдә апаңа авыр сүз әйткәнем юк иде, бу юлы сабырым төкәнде, сүгенеп ташладым... А.Гыйләҗев. Сабыры шартлау к. сабыры төкәнү. Гел-гел сабыр итмәс бит ул, сабыры шартлар бит. М.Әмир |