САБЫ’Н ҮЛӘНЕ и. бот. 1) Канәферчәләр семьялыгыннан су буйларында, тугайларда үсә, медицинада, кулинариядә кулланыла торган ак, сирәгрәк ал чәчәкле күпьеллык үсемлек; нугай сабыны; русчасы: мыльнянка 2) Канәферчәләр семьялыгыннан урманда, әрәмәлекләрдә үсә торган кып-кызыл чәчәкле күпьеллык үсемлек; русчасы: зорька 3) Канәферчәләр семьялыгыннан дымлы болыннарда, ачык урманнарда үсә торган ал, ак чәчәкле, сабагында селәгәйгә охшаш күбек була торган күпьеллык үсемлек; күке үләне, күке сабыны; русчасы: кукушкин цвет |