САБЫНЛЫ с. 1) Сабыны булган, сабын катнаштырылган, составында сабын булган. Нурдидә ханым, һәр кичтәге гадәтенчә, ишек тоткаларын, бусагаларны сабынлы су белән юарга керешкәч, бүлмәдә бик таныш авазлар яңгырады. А.Гыйләҗев. Әлбәттә, бу – эш инде, ләкин мин кулларыма карыйм: кайнар, сабынлы суда бер дә бозасым килми шул үзләрен... Ә.Еники

2) Сабынланган, сабын сөртелгән. Кая барырга белми шашып калган сабын кайнатучылар, ни эшләүләрен аңламастан, ут капкан сабынлы киемнәрен сүндерергә тырышып, цех буенча йөгерешергә тотындылар. А.Расих. Сабынлы мунчала. Сабынлы кул



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә