САБЫНЛА’У ф. Сабын сөртү, сабын белән ышку; сабын сеңдерү. Очучыңа, пират-йолкышыңа Маршрутлар биргән кулыңны Сабынлап ю, Аденхауэр исе – Фетнә исе килгән кулыңны. Х.Туфан. Газ булыр дип иске подвалларга төшми, белмәгән җирдә су эчми, үзләренең ишек тоткасына кагылса да кулын кат-кат сабынлап юа иде. А.Гыйләҗев. Мунчаланы сабынлау. Тәнне берничә тапкыр сабынлау Сабынлап алу Тиз арада сабынлау Сабынлап бетерү Тәмам бөтен нәрсәне яки бөтен җирне сабынлау Сабынлап кую Сабын сеңдереп калдыру. Икебезгә бер бау сабынлап куелган инде. Р.Мирхәйдәров Сабынлап чыгу Рәттән, тоташ сабынлау |