САБЫН и. гар. Төрле майлар белән селтеләр катнашмасыннан ясала, суда эреп күбекләнә һәм юу-юыну өчен тотыла торган матдә. Кулыңны башта «Гөлҗиһан» сабыны белән ю! М.Мәһдиев. Кыш буе келәттә яткызган олау-олау сабынын сигез-тугыз авылдагы кибетенә бүлеп биреп, бәясен икеләтә арттырды [Таминдар бай]. Г.Ахунов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә