САБЫЙЛЫК и. 1) Сабый булу; шуңа хас сыйфатлар. Сабыйлык дип әйтү килешмәс, малайлык чыгып бетмәгән иде шул әле үзләреннән. Р.Мөхәммәдиев. Менә шул сабыйлыгым чыгып җитмәгәнгә, ахрысы, күз алдымдагы манзара-күренешләр дә өзек-өзек, кисәк-кисәк кенә сакланган. А.Хәлим

2) Сабый чак, балалык. Сабыйлыгым инде күптән үткән, Егет чаклар бара онытылып. С.Урайский. Сабыйлык дәвере илаһи бер күренеш шикелле узып китә. Г.Ибраһимов. Әнә Дилә апагыз... Мескенкәйне сабыйлыгында кирәгенчә тәрбияли алмадык шул. А.Гыйләҗев

3) Сабый бала кыланышы, өлкән кешегә хас булмаган эш, сүз һ.б.ш. Бу сабыйлыгымны шушы көнгә тикле берәүгә дә сөйләгәнем юк иде әле, актык сүзләремне әйттерәсең. Р.Төхфәтуллин. Аннары алар бер-берсенә сыенып, яшьлекнең эчкерсез сафлыгы һәм ышанучан сабыйлыгы белән кушылган тойгыларыннан башлары әйләнеп, исереп, дөньяларын онытып утырдылар. Г.Ахунов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә