САБЫЙЛАНУ ф. 1) Кечкенә балалар кебек кылану. – Тын гына утыр! Сабыйланма! – дип тупасланды Васфия. М.Хуҗин. Сабыйланма әле, зинһар, дип, кырыс кына бүлдерде аны Бугров. М.Зарипов

2) Сабыйларга охшау

Сабыйлана башлау Сабыйлык билгеләре барлыкка килү. Картайган саен сабыйлана башлыйсың, диләр бит. Шәһри Казан

Сабыйланып алу Кыска бер вакытка кечкенә балалар кебек кылану

Сабыйланып калу Кинәт ниндидер кичерештән соң сабый балага охшый башлау. Куанычыннан Габделбәрнең күзләре яшьләнде. Алай гына да түгел, тәмам сабыйланып калды ул. М.Шабай

Сабыйланып тору Хәзерге моментта сабый балалар кебек кылану



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә