САБЫЙ с. гар. 1. 1) Бик яшь, кечкенә (балалар тур.). Сабый бала кебек, ул ни әйтсәң дә каршы килмәс, нәрсә әйтсәң дә берсүзсез ышаныр төсле иде. Н.Фәттах. Әткәй, әнкәй өчен бала Һәрчак сабый булып кала. Г.Юнысова 2) Сабыйларныкы төсле (чырай, кыяфәт һ.б.ш. тур.). Калын гәүдәле, кара сакаллы профессор бәләкәй куллары белән корсагын яшерергә азапланып утырган Нуриягә, аның --- калынаеп, күпереп киткән сабый иреннәренә бигүк төбәп карарга базмыйча, ипләп кенә: – Студентка Уразаева, ирегез кем? – дип сорады. Г.Ахунов. [Кытайларның] Беришеләре, бигрәк тә кеп-кечкенә сабый аяклы хатыннары, төрле төстәге махсус кәгазьләрдән чәчәкләр һәм башка бик матур әкәмәт нәрсәләр ясап саттылар. Ә.Еники. Һашимов сабый күзләре белән булачак бабасына сокланулы караш ташлады. Р.Зәйдулла 3) Балалык елларына туры килә торган (чор, вакыт һ.б.ш. тур.). Нинди ваемсыз, нинди рәхәт булган ул сабый чак! Г.Бәширов. Ул шушында, шушы өйдә туган һәм үткәргән сабый елларын. Ш.Маннур 4) Яңа үсеп чыккан, яфрак ярган, ачылган (чәчәк, бөре, яшь агач үсентеләре тур.). Ник яшь түгә сабый таллар, Дулкыннарга иелеп-иелеп? Ш.Таһирова. Бакчаларың, Казан, яфрак яра. Һәр яфрагың шундый өр-яңа! – Бу дөньяда ниләр бар? – дигәндәй, Сабый чәчкәң безгә елмая. Х.Туфан 5) күч. Мәсьәләнең асылын аңламаучы, беркатлы кеше. Әллә ул мине политикада бөтенләй сабый дип уйладымы? И.Гази. Соңгы могиканнар болар, диде Безне кайбер полит сабыйлар. Х.Туфан 2. и. мәгъ. Бәби, кечкенә бала. Шушы Юлкотлы туфрагында аның атасы, анасы, күпме туганнары, яшьли үлгән сабыйлары, гомер иткән карты ята – я, ничек шуларның барысын да ташлап китәсең?.. Ә.Еники. Гөнаһсыз сабыйның шулай онытылып көлүен Маһирә челтерәп аккан чишмә тавышына тиңләде. Г.Галиева |