САБУ II ф. 1) Узарга мөмкинлек биреп, читкә чыгу. Аның артыннан сүз сөйләүче «олуг коммунистлар» Сталинның башлап җибәргән русчылык эзеннән сапмадылар. Г.Исхакый. Башкалар, кысрыклана төшеп, сиңа юл сабачаклар, һәм син маргарин түгел, химиясез генә алынган акмай ашаячаксың... А.Тимергалин 2) Ялгышып, адашып читкә чыгу (юлдан). Ул, адашып юлдан сапкан вә кайда барырга белми аптыраган кебек, як-ягына карана, өйгә якын бара, берәр тавыш ишетелмәсме дип тыңлап тора. Ш.Камал. Урманда сукмактан сабу. Буранда юлдан сабу 3) сир. Язу (акылдан). Гакылымнан тәмам саптым. Г.Кандалый. Монда Исак үзалдына, кеше саен, акылдан сапкан кешечә җикеренеп йөри, кеше саен бәйләнә. Ш.Камал Сабып бетү Тәмам сабу Сабып тору Вакытлыча сабу. Ә урман заданиесен үтәп, расчётлар алып, авылларга таралышкан кичне теге егет, нәкъ шулай выжылдап узганда, карга кереп юл сабып торган Зөлхәбирәне чанасына төртеп еккан да авылларына алып киткән. М.Мәһдиев |