САБУ I ф. Киеменең тузган берәр өлешен төзәтү, яңа материал тегеп яки бәйләп кую. Ул тузган оек яки бияләй кебек киемнәргә баш сабарга өйрәнеп алды. М.Әмир. Күн итеккә яңа баш сабу // Аяк киеме, бияләй башы, өс киеменең якасы кебек өлешләренә икенче төсле яки бүтән төрле материалны тегеп, беркетеп кую. Саурый читек, чуклы башмак, вак-вак атлап яндыра; Яка сапкан, энҗе таккан, бак, үзен зурга [куя]. М.Укмасый. Аның тез астыннан бау белән буып бәйләгән тула кунычлы, күн сапкан итекләре дә татар кешесе булмавын күрсәтеп тора иде. А.Расих Сабып алу Кыска гына вакыт эчендә сабу Сабып кую Алдан сабу эшен төгәлләү Сабып ташлау Тиз арада сабу |