САБОТАЖЛЫК и. Саботаж ясау; эшне өзү, карарларны үтәмәү күренеше; корткычлык. Алпавыт, саботажлык кылып, җирне чәчми калдырмакчы, халыкны ачлык белән буып алмакчы булган. М.Шабай. Баязитов – егерме елга якын хәреф җыючы булып эшләгән кеше – типографиянең саботажлык итүче иске мөдире урынына яңарак кына мөдир итеп куелды. И.Гази



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә