САБИТ с. гар. иск. 1. 1) Сүзендә, мәсләгендә һ.б.ш.ларда нык торган, тайпылмаучан, кире кайтмаучан. Хәвефсез мәсләкемдә сабит улмак Каһарман намыны алганнан артык. М.Гафури. Сезең әүлядыңыз сездәй әдәпсез, Әдәпсезлектә сабит сез, әбәд сез. Г.Тукай // Башкарган эшендә, хезмәт урынында нык, какшамас булган, алып ташларлык булмаган. Сабит булып шаһлыгында Торна бик күп тормады. М.Гафури

2) Дәлилләнгән, исбат ителгән. Без яшьләремезне Бохарага җибәрсәк – ишәк, Истанбулга җибәрсәк – полицейский вә шпион булып кайтачаклары моңгарчы кайтканнары илә сабит вә мөдәлләлдер. Г.Тукай

2. хәб. мәгъ. Нык, көчле, какшамас



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә