САБАНЧЫ и. 1. Сабан белән җир сөрүче. Кара карга кар куа, – Кара җирләр калкуга, Сабанчы белән бергә Төшә дә җылы җиргә Ул атлап йөри ипләп, Төрле кортларны чүпләп. Н.Арсланов. Гыйлаҗи сабан арты тоткан, Фазыйл белән мин төпкә, Гали очка җигелгән, Шаһбаз, нәкъ сабанчы малайлар кебек, көйләп-көйләп, «атлар» куа иде. Г.Ибраһимов // махс. Трактор белән сөргәндә: сабаннарны көйләп-күзәтеп баручы, шулар өчен җаваплы кеше; русчасы: плугарь. Мин сабанчы булып эшлим. Б.Ислам 2. с. мәгъ. Сабанга җигелә торган. Бөкре Гафият кола бия белән сабанчы күк турының бурабзар ишекләрен түбәтәй чаклы йозак белән бикләп куйды. Г.Ахунов |