САБА’Н ТУЕ и. Татар халкының язгы кыр эшләре тәмамланганнан соң үткәрелә торган традицион милли бәйрәме. Авылның элек-электән Сабан туйлары, җыеннары уза торган урынга килеп җитүгә, мондагы гаҗәеп гүзәллекне күреп өнсез калды Маһирә. Г.Галиева. Шушы улы көрәшкәнне карар өчен бит инде, ел саен Фәния, бер ярты сәгатькә генә Исмәгданны ялгыз калдырып, Сабан туе мәйданына йөгереп барып кайта. Р.Йосыпова |