САБАНДАШ и. Җирләрен бер үк сабан белән, бергәләп эшкәртүче берничә хуҗаның һәрберсе. Бу ел без күршеләр белән сабандаш булган идек. Безнең бер ат, аларның өч ат, көйсез агач сабанны шул дүрт ат көчкә генә тарталар. М.Гафури. Күк елга авылының Сәйфетдин агай бай кеше түгел иде: кечкенә бер җирән аты, бер кәҗәсе булып, үзе биләгән --- җиренең кешеләргә сатылмый калган өлешенә, я сабандаш булып, я яллап сөрдереп, ел саен бер дисәтинә чамасы гына иген чәчә иде. Г.Рәфикый



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә