САБАН и. 1. 1) Киң тимер төрәне һәм махсус калагы булган җир сөрә торган авыл хуҗалыгы коралы; камилләштерелгән сука. Ә мескен Хәйрулланың Әбугалисинага тиң газиз улы, урысча белмәгәнгә күрә, һаман баткак буразнада сабан артыннан сөйрәлеп йөри. М.Юныс. Бер кулы белән сабан руленә тотынган Хөсәенов буразнадан бер уч туфрак алып яңакларына тидерде. Р.Йосыпова

2) Җирне сөреп эшкәртү эше. Аның күңеле төшенке, эшкә кулы бармый, сабанга чыгарга кирәкле ат тырмасының коелган тешләрен кагарга кирәк булгач та бик ыңгырашып кына тотынды. Г.Ахунов. Ир-атлар сабанда арган атларын тәрбияләү, тарантас, ат сбруйларын тәртипкә китерү белән мәшгульләр. Г.Галиева

3) Язгы сөрү-чәчү эшләре. Җәй башында һәр көн, сабан беткәч, Ак каенда бәйрәм ясыйлар. З.Ярмәки. – Сабан алдыннан ниткән ат алҗытып йөрү ул? – Картның төсе качты. – Кем кушты сиңа? Г.Ахунов. Язгы сабаннарга әллә колхозчыларны җигәрме прсидәтел иптәш? Н.Гыйматдинова

4) Язгы сөрү-чәчү вакыты, чоры. Сайрап чыга тургай сабанда. Ш.Маннур. Гаспадиннар, кызганыгыз. Ул бит буаз. Сабан җитә, ул бит буаз. Г.Ахунов

5) Яз чәчелеп, шул ук елны өлгерә торган иген, берьеллык иген; русчасы: яровые. Яурышкан як басуда сабанмыни?.. Г.Бәширов. Ул игеннәрнең уңуы дисеңме: арыш арасында адашырлык, сабан ашлык арасында дуга күмелерлек. А.Гыйләҗев. Гафият авылны чабып узды да сабан басуына килеп чыкты. И.Гази

6) Кар җыештыру машинасының җир сөрү коралына охшаган җайланмасы. Кар сабаны

2. с. мәгъ. Яз чәчелеп, шул елны өлгерә торган. Читтән караганда никадәр кечкенә генә төсле күренсә дә, бу йортның бер почмагы уҗым кыры, бер почмагы сабан ашлык кыры, суга якын йире печәнлеккә бүленгәнгә, башка – урта йире шалкан, кыяр, кәбестә, чөгендер, борчак, бәрәңге түтәлләрене дә эченә ала алган иде. Г.Исхакый. Арыш урагы ике дисәтинә [урдык], сабан ашлык, җитен... Ә.Фәйзи

Сабан ае иск. Язгы сөрү-сукалау вакыты. Сабан аеның беренче көннәрендә, 21 апрельдән башлап, Идел – Урал – Себер төбәкләре төркиләре – татар-башкортлар – Сабан туен, язгы кыр эшләре башлануны бәйрәм иткәннәр. Р.Сафин. Сабанга керү Яше җитеп, сабанга җигелә башлау (эш хайваны тур.). Минем Алмачуар өченчегә керә. Авылда бу яшькә җиткәч, тайларны «беренче сабанга керде» дип сөйлиләр. Г.Ибраһимов. Сабан сөрү Сабан белән эшләү, җир сөрү. Үгез гомере буе сабан сөрә, ник сөргәнен белми. Мәкаль. Бервакытны шулай сабан өсте, Кырда бергә сабан сөрәбез... Һ.Такташ. Язын сабан сөрде, муенына тубал асып, сөргән җиргә ашлык чәчте, печән өстендә печән чапты, кибән куйды, урак өстендә ашлык сукты, эскерт өйде, кышын балык тоту бригадасында катып-калҗаеп боз тиште, җылым тартты. Д.Каюмова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә