САБАКТАШ и. Бергә сабакка йөргән, бергә укыган кеше; шәрик. Эзләреңнән синең, сабакташым, Алма-Атага барган идем былтыр, Торган җирләреңне табыйм дип. Х.Туфан. Ә Саяра үзе, көнчелегеннән, сабакташы Назирәне хәтта күралмый башлады инде. Г.Галиева