САБАК II и. гар. 1) Уку сәгате; дәрес (гадәттә элекке мәктәп-мәдрәсә дәресе тур.). Тиздән сабак башлана дип, Тавыш килә мәктәптән. М.Гафури. Наҗия аның әтисен башкалар белән бергә, көн саен балалар сабакка җыелган чакны туры китереп, мәктәп тирәли йөгертеп кенә калмый, башка руханилар белән бергә салкын баракта асрый. Г.Ахунов // Гомумән, уку-укыту. ...Җиде-сигез яшегездән Юлкотлының кечкенә мәктәбенә сабакка төштегез. Ә.Еники. Имеш, алар абыстай өенә сабакка йөрсәләр дә, хәреф танырга гына өйрәнгәннәр, яза белмәгәннәр. Р.Зәйдулла. Сабакка бару. Сабакка бирү. Сабактан туктау 2) Укыла торган дәрес, фән, алынасы белем (элекке мәктәп-мәдрәсә дәресе турында, шулай ук өлкәннәр телендә). Ул безне урыс сабагына өйрәтте. М.Мәһдиев. Ишетсен колагыгыз, сабагыгызны тырышып укыгыз, минем йөземә кызыллык китермәгез. Г.Галиева // Өй эше, өйдә яки дәрестән тыш үтәлергә тиешле бирем. Кулыңа ал сабагыңны, Булган бит сәгать сигез. М.Гафури. Утызлап бала арасында чайкала-тирбәлә лыбыр-лыбыр сабак ятлап утырган Баязитка карата ул әле хәтта таләпчәнрәк тә булды. Г.Минский 3) күч. Киләчәктә кабатлануыннан тыйган күңелсез вакыйга, уйланырга мәҗбүр итә торган хәл; гыйбрәт, ачы тәҗрибә. Ул аны бүтәннәргә сабак булсын өчен эшләгән! Н.Фәттах. Аларның исә, демократик кыйммәтләр турында сөйләнгән хәлдә, власть вертикален тәгаен игълан итүләре бик күп кешеләргә тарихи сабакны, репрессив ысулларны искә төшерде. Р.Зәйдулла ◊ Сабак алу 1) иск. Дәрес тыңлау, белем алу, уку. – Сабакны мин Көнбаш атакайдан алдым, – диде унбаш. – Ләкин, риза булса, бу җен карчыгыннан да сабак алыр идем. М.Хәбибуллин. Гимназиядә бертөрле сабак алса, Галимҗан Алмабикәгә әллә күпме әдәбият, сәнгать буенча «дәрес» бирә. С.Поварисов; 2) Күңелсез эш-хәлдән, гыйбрәтле вакыйгадан киләчәк өчен файдалы нәтиҗә ясау. Тик ул моннан үзенә сабак алмады. Г.Ахунов. – Килдебеков, тиешле сабак алгансыңдыр дип уйлыйм, – диде капитан. Р.Зәйдулла. Сабак баласы иск. Уку яшендәге бала. Кайдадыр шүрлек почмагында озак вакытлар кузгалмый тузан җыеп яткан Коръәннең ике як тышлыгын да, сабак баласыдай тырышлык күрсәтеп, ялап-ялап алды. Ф.Хөсни. Сабак бирү 1) иск. Укыту, дәрес бирү яки өй эшен эшләтү (элекке мәктәп-мәдрәсәләрдә). Троицк мәдрәсәсендә шәкертләргә дин тарихы, Коръәнне мәкам белән уку, хисап буенча сабак биргәндә теләгенә иреште ул [Галимҗанның әтисе]. С.Поварисов; 2) Киләчәктә игътибарлы, сак булыр өчен җәза бирү, каты тәнкыйтьләү һ.б.ш. Сиңа актив җыелышы биргән сабак аз булган, күрәсең. Р.Ишморат. Беләбез бит инде, ничә кабат Тарих бирде сабак, ниһаять: Кайсы гына менеп утырса да, Җинаятьче улы Җинаять! М.Әгъләмов. Сабак өе иск. Хосусый мәктәп. Сабак өйрәтү к. сабак бирү. Сабак тыңлату Укытучы-хәлфәдән алган сабакны укучы-шәкерттән кабатлатып, сөйләтеп тикшерү (элекке мәктәп-мәдрәсәләрдә). Шуннан соң ул өскә менеп чәй эчеп төшә дә, һәйбәт сабын исләре килеп торган матур кулларын берсе өстенә икенчесен куеп, биш-алты баланың сабагын тыңлата да кузгалып китә. Г.Бәширов. Көн саен бер мәртәбә сабак тыңлатып, матур язу дәресе үткәргәннән соң, әтисе аңар Тукайның берәр шигырен ятларга куша. Г.Ахунов. Сабак тыңлау Дәрес алу, укытучы сөйләгәнне тыңлап утыру. Сабак уку к. сабак алу (1 мәгъ.). Гайникамал – остабикәдә сабак укучы кыз. Т.Гыйззәт. Баянов Буби мәдрәсәсендә чакта Габбас мулладан сабак укыган икән. Г.Ахунов. Сабак укыту к. сабак бирү (1 мәгъ.). Нуриягә нинди сабак укыту турысында да әтисе белән әнисе уртак тел таба алмадылар. Г.Ахунов. Сәясәтчеләр мәктәпләрдә «Патриотик тәрбия дәресләре» кертү турында сөйли башлады. Ышанам, укытачаклар андый сабакны да... Р.Зәйдулла |