САБАК I и. бот. 1) Үлән үсемлекләрнең тамырдан алып очына кадәрге яфраклар, бөреләр һәм чәчәкләр чыгара торган үзәк өлеше. Коры камыш сабакларын сындырып, алар куерак, куркынычсызрак урыннарга омтылдылар. Н.Фәттах. Бәрәңге сабагы яндырганда чыккан төтен бөтенләй үзгә ул! Р.Зәйдулла

2) диал. Ботак. Көн аяз һәм чатлама салкын булды. Агач сабакларына, телеграф чыбыкларына бәс каткан иде. А.Расих. Көзгә таба аның кып-кызыл миләш сабаклары кызыл ахак кеби салынып, сөялеп, яшь кызларның муеныны, кулыны, колагыны бизәкли торган төймәләр, алкалар кеби, Сөннәтче бабайның өене бизи иде. Г.Исхакый

3) диал. Йөгән, нукта кебекләрнең кулга тотыла торган өлеше; тезген. [Садыйк] Кече капкадан аты-ние белән килеп кергән Солтанның йөгереп каршысына килде, атны йөгән сабагыннан эләктереп алды. Г.Ахунов. Йөгән сабагын дугага күтәреп бәйләгән арада мыгырданды [Борһан]. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә