САБА I и. иск. Cу, кымыз кебек сыеклыклар салып йөртелә торган капчык шикелле тире яки күн савыт; турсык, күнәк. Сакалына күрә эскәге, сабасына күрә пешкәге. Мәкаль. Ул үзе яки энесе атнага бер-ике тапкыр Троицкига чәй-шикәр, икмәк алырга кайтып киләләр, итнең яңа суелганын, тәмлесен мул итеп ашыйлар, кымызны ашыкмыйча гына, каймак тәмнәре кергәнче ысланган сабада озак шапырып, агач аякларда эчәләр. А.Расих. Исәнтәйгә ул, буза салынган сабаны алып, үзе янынарак күченеп утырырга кушты. Н.Фәттах |