РЯДОВОЙ с. рус хәрби 1. Командирлар составында булмаган, гади. Мин сукканнан милиция өлкән лейтенанты Сәлим абый артында өелеп торган рядовой милиционерлар арасына кереп тәгәри. З.Зәйнуллин 2. и. мәгъ. Кече хәрби звание; шул званиедәге солдат. Мин сугышның беренче көннәреннән үк Кызыл Армия сафына алындым. Артиллериядә рядовой булып хезмәт иттем, кыска вакытлы урта политсостав курсларын үттем. М.Җәлил |