РЭП и. ингл. 1) Музыкада ритмлылык һәм үзенчәлекле речитатив манерасында башкару рәвеше белән аерылып торган стиль; шул стильдәге музыка. Татар халкының халыкчан җырчысы да, рэп җырлаучысы да, операсы да булырга тиеш. Кәеф ничек?

2) Үзенчәлекле манерада, гадәттә музыка белән башкарыла торган һәм шушы стильгә туры килә торган рифмалы текст. Бер төркем мәктәп укучыларының «Руслан һәм Людмила» поэмасын рэп стилендә укуын сәерсенеп тыңлаучылар да, кызыксынучылар да булды. Ватаным Татарстан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә