РЭ’КЕТ и. ингл. Куркытып, янап, көч кулланып тартып алудан, талаудан гыйбарәт җинаять. Бөтен дөнья урлашканда, яшьләребезнең яртысы рэкет белән шөгыльләнгәндә, үз гомерендә бер генә көн дә эшләп карамаган бот буе малайлар, кыска итәкле кызлар «мерседес»ларда чыжылдап узып киткәндә: «Гадел бул, балам!» – дидең ни дә, димәдең ни. Р.Миңнуллин. Кооперация тудырган һәм зур акчалар тәмен татыган, хакимиятнең көчсезлеген аңлаган рэкет дигән афәтне инде туктатырмын димә. Р.Мирхәйдәров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә