РЫЧАГ и. нем. физ. 1) Таяну ноктасы тирәсендә әйләнә торган балкадан гыйбарәт, азрак көч куеп авыр йөк күтәрү өчен хезмәт итә торган иң гади җайланма. Ташларны күтәрү һәм горизонталь күчерү өчен дә рычаг хезмәт иткән. Фән һәм тел. Ул [кулдагы ике башлы] мускулның түбәнге башы рычаг хезмәтен үтәүче беләк сөягенең таяну ноктасы янына беркетелгән, ә йөк шул рычагның икенче башына тәэсир итә. Кызыклы физика 2) Берәр механизм белән идарә итү өчен билгеләнгән тотка; кулча. Дөберт! Арслангали, сискәнеп, күзләрен ачты, кулыннан тормоз рычагы ычкынган икән! Г.Ахунов. Бер үк бассейнда яшәүче ике дельфинны ике фигураның берсен күрсәткәндә – сул рычагка, ә икенчесен күрсәткәндә, уң рычагка басарга өйрәткәннәр. Кызыклы физиология |