РЫ’ЦАРЬЛЫК и. 1) тар. Рыцарь дәрәҗәсе; рыцарь хезмәте

2) Рыцарьлар тормышы, яшәү рәвеше. Әдипнең «Хыянәт» романын укучылар беләдер, ул үзенең көтелмәгән вакыйгалары, геройлар тотышындагы егетлек белән, француз әдәбиятында заманында бик популяр булган рыцарьлык романнарын хәтерләтә. Р.Рахман

3) күч. Олы җанлылык, интеллигентлык; фидакярлек, чын күңелдән бирелгәнлек. – Неужели аз гына да рыцарьлык хисе юк синдә? – дигәч, шуның өстенә тагын Фәләхкә ялварулы итеп карап та торгач, каршы килергә урын калмады... В.Нуруллин. Үз-үзеңне яхшы, матур тоту Аурупада рыцарьлык заманнарында чәчәк ата. Татарстан яшьләре. Ә рыцарьлык чын ир-ат булуны аңлата. Безнең гәҗит



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә