РЫ’ЦАРЬ и. нем. 1) тар. Феодаль Европада хәрби-дворян сословиесе вәкиле 2) Шул сословиегә караган, атының да, үзенең дә саклану кораллары тимердән булган, авыр коралланган атлы гаскәр; алпар. [Париж музеенда] Рыцарьлар рухы аңкый. Г.Гали. Колумб Кешелек хәтеренә тәвәккәл диңгезче, материклар ачучы булып кереп калса, Дон Кихот гаделлек каһарманы, бала күңелле рыцарь булып уелып калган. Р.Фәйзуллин 3) Европада Урта гасырларда барлыкка килгән, Бөекбританиядә хәзергә кадәр бирелә торган шәрәфле титул. Элтон Джон – бөтен дөньяга танылган җырчы, Англия королевасы аны рыцарь дәрәҗәсе белән бүләкләде. Безнең гәҗит 4) күч. кит. Кемне яки нәрсәне дә булса фидакяр рәвештә яклаучы, аның намусын саклаучы, аның өчен үзен аямаучы кеше; югары фидакяр вөҗданлы кеше. Повестьның үзәгендә торган геройга, аның өчен нинди генә яхшылыклар эшләмәсен, ире Хәйдәр үтә гади һәм гадәти, бернәрсәсе белән дә гаҗәпләндермәстәй кеше булып күренә, ә автобус тукталышында очраклы рәвештә очрашкан ир исә чын рыцарь булып тоела. М.Кәбиров |