РУХСЫЗЛАНУ ф. Рухи яктан үзгәрү, күңелсезләнү, төшенкеләнү. Көннәр кызу, явымнар юк, халык рухсызлана, борчыла. Идел

Рухсызлана башлау Рухсызлануга табан үзгәрү

Рухсызланып китү Кинәт, бераз, берникадәр рухсызлану. Гражданнар сугышының беренче айларында каһарманча сугышкан, армый-талмый эшләгән егет соңгы вакытларда нәрсәгәдер рухсызланып киткән иде. Ш.Усманов. – Җәмәгать, – диде Сафин, – шыпыртлап сөйләшүләрне куеп торыйк, мәҗлес рухсызланып китте. Ш.Камал

Рухсызланып тору Әле, хәзерге вакытта, сөйләү моментында рухсызлану



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә