РУХСЫЗ с. 1. 1) Дәртсез, кәефсез, күңелсез, төшенке күңелле. Ул бөтенләй үзгәргән, бик ябык, хәлсез, рухсыз, өмидсезлеге йөзенә чыккан. Г.Ибраһимов. Ә инде, киресенчә, Ризаэтдин Фәхреддин әйткәнчә: «Әдип вә галимнәре булмаган кавем бәхетсез, мәшһүр кемсәләрен оныткан халык көчсез, әдәбияты булмаган халык рухсыз». Кызыл таң

2) күч. Тормыш әсәре булмаган, җансыз. Яралы йөрәккә шигырь белән генә яшәү уты өстәп була, рухсыз чор тудырган рухи суык күшектергән җаннарны шигырь белән генә җылытырга мөмкин. Кызыл таң

2. рәв. мәгъ. Дәртсез, күңелсез хәлдә, салкын рәвештә. Бу хәлдән соң Рөстәм төшенкелеккә бирелә, күңелсез йөри, дәртсез, рухсыз булып кала. И.Нуруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә