РУХЛАНУ ф. 1) Дәртләнү, җанлану, күңел күтәрелү. Түрә кызы, бертөрле рух вә илһам белән рухланып, хәзерге Ашказар көен җырлап җибәрә. Г.Тукай. Каракаш Янбулатка рухланып нидер сөйли һәм Тугзак ариясенең соңында ул тирмәдән баланы алып чыга. М.Җәлил

2) Җанлану, рух, җан керү, хәрәкәткә килү. Иртәгә мөселманнар шул олы, изге бәйрәм шатлыгы белән рухланып, уртак сөенечне бүлешү, бергәләп бәйрәм намазы уку өчен мәчетләргә җыелачаклар. Татарстан яшьләре

Рухлана бару Торган саен ныграк рухлану

Рухлана төшү Тагы да рухлану. Әлфия апа торып басты да, кулларын канаттай җилпеп, рухлана төшеп, чатнатып җавап бирде. Сәхнә

Рухланып йөрү Билгеле бер вакыт дәвамында рухланган халәт кичерү. Мәхәббәттән исереп, илһамланып, йөрәк кылларын чирттергән ниндидер аһәңнәрдән рухланып йөргән вакытларга тиле яшьлек ярты гомерен бирә. Шәһри Казан

Рухланып китү Тагын да рухлану. Мин Мөбинәнең шундый матур озатуыннан соң тагы да рухланып киттем. М.Җәлил

Рухланып кую Кинәт кенә рухлану

Рухланып тору Һәрвакыт, бертуктаусыз рухлану



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә