РУХЛАНДЫРУ ф. Илһам, дәрт бирү, илһамландыру, дәртләндерү, көч кузгату, уяту. Кешеләрне яратуы, аларның гозерләренә игътибарлы булуы, заман сулышын тоеп, зур максатларга омтылып эшли, башкаларны да шуңа рухландыра белүе белән район халкының тирән ихтирамын яулады. Г.Мөхәммәтшин. Ул моны ничек аткарып чыгасын, монда ничек яшисен дә анык кына белми, --- әмма йөрәгенең яшерен бер почмагында үзенең көченә ышаныч, киләчәгенә өмет яралып, аны әйди, рухландыра, алга омтылдыра иде. Г.Мирһади

Рухландыра бару Торган саен ныграк рухландыру

Рухландыра башлау Рухландырырга тотыну. – Давай, туган, күрсәт үзеңне, шушындый көчне күрсәтми йөриләрмени? – дип, Фазылны көрәшкә рухландыра башлады. Ф.Яхин

Рухландыра төшү Тагы да рухландыру

Рухландырып алу Кыска вакытка рухландыру

Рухландырып җибәрү Рухлануга этәргеч бирү. Чыннан да, Туфан Миңнуллинның бу идеясе бик күп укучыларны канатландырып, рухландырып җибәрде, фольклорга, җыр-моңнарыбызга игътибарлырак булырга чакырды. Р.Миңнуллин

Рухландырып йөрү Һәрвакыт, бөтен җирдә, бөтен очракта, барысын да рухландыру. Директорыбызның һәр эштә башлап, безне рухландырып йөрүе көч өсти үзебезгә. Безнең гәҗит

Рухландырып карау Рухландырырга омтылу. Теге яки бу гамәлгә рухландырып караса да, егетләр башлап тотынырга ашкынмадылар. Ф.Яхин

Рухландырып килү Электән, күптәннән даими рәвештә рухландыру. Татар халкының атаклы гармунчысы Оркыя Ибраһимова да озак еллар буе үзенең моңнары белән халкыбызны рухландырып килгән. Ватаным Татарстан

Рухландырып кую Алдан ук рухландыру. Әлки хакимиятендә аппарат җитәкчесе булып эшләүче Әнвәр Вәлиев «Шомырт бәйрәме»нә инде авылны көйләгән, кешеләрне рухландырып куйган була. Ватаным Татарстан

Рухландырып тору Һәрвакыт, бертуктаусыз рухландыру. Аларны ул рухи-иҗади дәрте белән генә түгел, шәхси үрнәге белән дә зур эшләргә рухландырып торды булса кирәк... Р.Низамиев. [Тимер:] Исрафил хәзрәт, син дә минем белән яуга барырсың, син мине рухландырып торырсың! Р.Батулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә