РУХИЯТ и. гар. 1) Рухи дөнья, кешенең эчке дөньясы. Ул [Рухия] инде үзенең сәер халәтенә, яңа рухиятенә (кара, исеменә рас килеп тора тагын!) күнегә башлаган иде инде. Г.Гыйльманов 2) Рухлар дөньясы. [Хәлим] Шулай үлем белән яшәү, җир белән күк, хәят белән рухият арасында күпме барыр иде икән, әйтүе кыен, әмма бервакыт аның ярымтере гәүдәсе ниндидер караңгы, тирән яр-чокыр буена килеп чыкты. Г.Гыйльманов |