РУХИ с. гар. 1) Рух (1, 2 мәгъ.) белән бәйләнешле; киресе: матди. Киләчәктә олы шәхесләребезне эзләп табып, бергә җыеп, халкыбызның рухи казанышларына куша алсак, милләтебезнең гомере тагын да ышанычлырак булыр иде. Р.Вәлиев

2) Кешенең эчке дөньясы, рухы (3 мәгъ.) белән бәйләнешле. Күмәк көч белән башкарылган эштән барыбыз да рухи канәгатьлек алдык. Кызыл таң

Рухи азык Җан азыгы, аң-белем, шәхесне тәрбияли торган күренеш. Алар рәхәтләнеп ял итәләр, бииләр, чын мәгънәсендә үзләренә рухи азык ала беләләр. Ватаным Татарстан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә