РУХАНИ и. гар. 1. Дин башлыгы. Хак, хакимиятнең дилбегәсен үз кулына алырга омтылган императорга каршы чыгучы руханилар да табыла, әйтик, рухани Нестор: «Аллах адәм баласыннан туа алмый», – дип, соборда үз сүзен әйтә. М.Хәбибуллин

2. с. мәгъ. иск. к. рухи (2 мәгъ.). Минемчә, сиңа аны җисмани һәм рухани тарафларыннан тәрбия итәргә кирәк. Г.Тукай. Ничек кенә булмасын, дин ул рухани өлкә генә түгел, ул мәдәни, фәнни берәмлекләрне генә түгел, хәтта гадәти күзаллауларны да үз эченә ала, әхлакый нормаларны төзи. Р.Фәхреддин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә