РУХ и. гар. 1) Аң, фикерләү, психик сәләт. Балаларда иң беренче рух тәрбияләүче, фикер уятучы – әдәбият дәресләре. Татар әдипләре. Милли аң, милли рух бетеп бара... Татарстан яшьләре

2) Психик халәт, кешенең, коллективның мораль көче, дәрт. Менә кайчан кешегә рух кабилияте үз серлелеге белән ярдәм итә, аны тыелгысыз көчкә ия яшьлек бураннарыннан саклап кала! Ф.Яхин. Ә менә авырып китсә, таягын алып, мин барыбер йөриячәкмен, дип атлап китүе – монысы инде көчле рух билгесе. Ватаным Татарстан

3) Кешенең эчке, психик дөньясы, кәеф; күңел, йөрәк. – Бар кешегә дә Кәрим Тинчуринга бирелгән кебек какшамас көчле рух бирелми, күрәсең, – ди Заһидә ханым. Р.Батулла

4) Материалистик философиядә һәм психологиядә: югары төзелешле материянең аерым бер махсус үзенчәлеге буларак фикерләү сәләте, аң. Хәер, коммунистик философиягә нигез ташы булган «материя беренчел, рух икенчел», «яшәеш аңны билгели» кебек карашлар да, ахыр чиктә коммунистик рух түгел, ә малга хирыслык җиңәчәген тәгаенли ләбаса? Р.Зарипов

5) Идеалистик философиядә: дөньяның беренче башлангычы, сәбәбе. Идеализмның төп карашы бер нәрсәгә кайтып кала: имеш, дөньяның, безнең чолганышыбызның асылы – идея, рух, аң. М.Абдрахманов

6) Дөньяга караш, мәсләк. 1905 ел революциясе либеральрәк фасылда калыпланган укучы яшьләр хәрәкәтенә яңа рух өрә. Р.Әмирхан

7) Дәрт, омтылыш, илһам. Ул татар прозасына киң сулыш бирде, рух һәм дәрт кертте, аны романтик пафос белән сугарды. Фән һәм тел

8) Дини ышанулар буенча: кешедә материаль булмаган, үлемсез илаһи башлангыч; җан. Әрвах вә рух – үлгән кешеләрнең җаннары. Г.Тукай. Әй, нинди рух булсын, ак күлмәкле хатын иде лә ул... Г. Гыйльманов

9) Дингә, мифологиягә, мистикага ышанучылар өчен: табигатьтән өстен, җисемсез зат (фәрештә, җен-пәри). Илаһи рухлар эше бу [кеше уйларын укый белү], алар эшенә тыгылырга ярамаганны беләсең бит… Г.Гыйльманов. Татарларда Бичура төнге тискәре рух буларак «дан алган». Ф.Урманче

10) Берәр нәрсәнең төп эчтәлеге, асылы, характерлы үзенчәлеге, юнәлеше. Ләкин болар Һ.Такташның чын революцион рух һәм тирән социалистик эчтәлек белән сугарылган иҗатындагы төп юнәлеш өчен характерлы түгел. М.Җәлил. Кайберләре туган телдә аралаша алмаса да, милли рух – татарлык исән икән, шөкер. Ватаным Татарстан

11) Кемнең дә булса үз-үзен тотышын, фикерләү юнәлешен билгели торган нигез, башлангыч. Чыңгыз ханның гаскәрләрендә хөкем сөргән искиткеч катгый тәртип, хәрби җитезлек һәм сугышчан рух җиңүгә китерә. Р.Фәхретдинов

Рух бирү к. рух күтәрү. Әлмәндәр – һәрберебезгә оптимистик рух биреп торучы образ. Ватаным Татарстан. Рух кертү к. рух күтәрү. Рух күтәрелү Күңел күтәрелү, дәртләнү, рухлану. Партизан көрәшләрендә даны чыккан Урал көрәшчеләре булып, аларның исемнәрен ишетү белән рух тагын да күтәрелде. Ш.Усманов. Рух күтәрү Дәртләндерү, рухландыру. Шул сәбәпле фронттагы сугышчыларның рухын күтәрү, аларны җиңүгә рухландыру өчен, алгы сызыкка җибәрергә Татарстанда 15 концерт бригадасы төзелде. Р.Батулла. Хәзер Сабан туеның эчтәлеге үзгәрде: Җыен татарның милли мәдәниятен саклау гына түгел, аның рухын күтәрүче чара да булып тора. Безнең гәҗит. Рух өрү к. рух күтәрү. Рух суыну к. рух төшү. Рух сүнү к. рух төшү. Бетсә дә көч-дәрманым, Рух, дәртләр әле сүнмәгән. Б.Рәхмәт. Рух сыну к. рух төшү. --- Әхмәтнең әтисе Рәшит Ярулла, абыйлары Габделбари белән Зәкәрия һәм җизнәсе Һади Атласи халык дошманнары буларак гаепләнә. 1938 елда Төркиягә аларның, кеше түзә алмаслык җәзалардан рухлары сынган хәлдә, атып үтерелүе һәм, ниһаять, арыган йөрәкләренең тынганы хакындагы хәбәр килеп ирешә. Мәдәни җомга. Рух төшү Күңеле төшү, төшенкелеккә бирелү. Күңелсез хәлләр, өметсезлек, рухлары төшкән, Сабантуй уздырырга да хәлләре калмаган. М.Миначев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә