РУ’СЧА рәв. 1. 1) Рус телендә. Теле русча ачылган бала татарчаны ана теле итеп кабул итә аламы? Безнең гәҗит 2) Русларга хас булганча. Ә Казан әлегә русча уйлый, русча фикер йөртә, русча яза, русча сөйләшә. Р.Вәлиев 2. с. мәгъ. Рус телендә булган, рус телендә язылган. Шуннан Габдулла әфәнде җаны теләгән кадәр русча китапларны алып укый иде. Г.Камал 3. и. мәгъ. Рус теле. Рус авылы булгач, марҗа кызлары да бик чибәр, тик безнең русча чамалы, шуңа күрә танышырга ояла идек. Өмет. Русчаны тиз өйрәнү |