РУСЛАШУ ф. Үз милли телен һәм мәдәниятен онытып, рус теленнән һәм гореф-гадәтләреннән файдалану, тел һәм гореф-гадәт буенча руска әйләнү, рус булып китү. Мәскәү экспансиясе нәтиҗәсендә, Олы Урда татарларының бер өлеше көньякка (бик күбе Госман империясенә) күченә, ә күченми калганнары, казак сословиесенә күчеп, Мәскәүгә хезмәт итә башлый, аннан әкренләп руслаша, православие кабул итә. Татарстан тарихыннан хикәяләр

Руслаша бару Торган саен ныграк руслашу. Казандагы татарлар ничек руслаша барса, Төркиядәге татарларга да төрекләшү шул дәрәҗәдә яный, дип уйлыйм. Безнең гәҗит

Руслаша башлау Руслашу билгеләре күренү. XVII гасырда да әле, бигрәк тә гасырның беренче яртысында, казаклар, бигрәк тә Дон казаклары, күпчелек татарлар, православие кабул итеп, руслаша башлаган татарлар булганнар. Безнең гәҗит

Руслаша төшү Бераз руслашу. Мин үзем, ихтимал, руслаша төшкәнмен. Ватаным Татарстан

Руслашып бетү Тәмам, бөтенләй руслашу. Менә аларга күз салсак, монда инде исемнәр аша милләтнең фаҗигасе дә күренә, чөнки агач формасында үстерелгән шәҗәрәдә кайбер ботаклар, ябалдашлар гел руслашып беткән дә булгалый. Татар әдипләре

Руслашып китү Билгеле бер вакыттан, вакыйгадан соң руслашу. Бу – төньяк өлкәләрдә гомер-гомердән төрки-татарлар яшәгәнлеген, соңыннан тарихи сәбәпләр аркасында аларның руслашып китүен аңлата. Безнең гәҗит



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә