РУСЛАШТЫРУ ф. сәяси Рус булмаган халыкларны көчләп руска әйләндерергә тырышу, үз милли теле һәм мәдәнияте урынына рус телен һәм гореф-гадәтләрен үткәрү, рус итү. Берәүгә дә сер түгел, рус теле аралашу чарасы гына түгел, ә үзгә милләтләрне үз-үзләре булып калудан яздыру, руслаштыру коралы буларак та кулланыла. Р.Зарипов Руслаштыра бару Торган саен ныграк руслаштыру. Әле болай да Интернет дигәне балаларны руслаштыра бара. Мәдәни җомга Руслаштырып бетерү Тәмам, тулысынча руслаштыру. Аның исемен, динен, чын тарихын алыштыруны, руслаштырып бетерүне максат итеп куя. Татарстан тарихыннан хикәяләр |