РУСИЗМ и. рус 1) Рус теленнән алынган сүз яки тәгъбир

2) Рус халкы башка халыклардан өстен, дип раслаган караш. Илне бер телдә сөйләшү генә саклап кала алмаячак, көчләп тагылган русизм һәм шовинизм арасында тугланган халыкны иезуитлар бик тиз юлдан яздырачаклар. М.Хәбибуллин. Милләттәшләр белән татар халкының киләчәге турында фикер алышканда, мин сигез төрле концептуаль юнәлеш сизәм: глобализм, русизм, татарчылык, татарстанлык, төркичелек, төрки-славянлык, исламизм, этник сепаратизм. Р.Вәлиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә