РУ’ПОР и. голл. 1) Конус формасындагы тавыш көчәйткеч труба. Болар эшкә мавыгып сизми калдылармы, әллә инспектор шайтан кебек су астыннан килеп чыктымы, кинәт күзне камаштырырлык фара яктыртты, һәм котны алып рупор аша әйтелгән сүзләр яңгырады: «Балык бармы, егетләр?!» З.Мурсиев

2) күч. кит. Кемнең дә булса фикерләрен, карашларын таратучы, үткәрүче кеше яки басма. Ә Фәнҗүмә апасын рупор буларак файдалану кулай: ачуыңны китергән нәрсәне аның аша әйттерәсең дә, үзең гөнаһсыз бер җан иясе кыяфәте ясап утырасың. Н.Көбәш



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә